20 март көнне Югары Осланда Айкидо буенча ачык Фестиваль булып узды, анда Казан шәһәреннән (85 бала), Яшел Үзән шәһәре командасы (37 бала) һәм Югары Ослан командасы катнашты.
Фестивальдә барлыгы 5-18 яшьлек 146 бала катнашты.
Шулай ук чараның икенче өлешендә "Айкидо буенча Югары Ослан районы Кубогы"ярышлары узды, анда Югары Ослан спортчылары Тюнина Дарья һәм Холодняк София 3 нче урынны яуладылар.