Бүген Идел буе урманчылыгы хезмәткәрләре участок урманчысы Павел Фокеев һәм урман мастеры Евгений Чубаков Матюшино урта мәктәбе укучылары өчен Халыкара урманнар көненә багышланган «Урманнарны яңадан торгызу» дигән темага ачык дәрес үткәрделәр.
Бу экологик бәйрәмнең төп максаты-планетада яшәүчеләргә урманнарның мөһим климатик, су саклау, эрозиягә каршы, экономик һәм социаль функцияләре, аларга җаваплы һәм сак караш кирәклеге турында искәртү.