Бүген гимназиядә ТР Финанс министры урынбасары Рөстәм Аюкасов булып китте һәм 5 а сыйныф укучылары белән "Интернетта куркынычсызлык" темасына саннар дәресе үткәрде.
Әлеге дәреснең максаты-укучыларның челтәрдәге потенциаль куркыныч гамәлләргә аңлы мөнәсәбәтен формалаштыру. Рөстәм Анатольевич челтәрдә куркынычсызлык, Интернет челтәрендә куркыныч янаулар, антивируслар, финанс куркынычсызлыгы турында сөйләде. Дәрестә балалар сорауларга җавап бирделәр, биремнәрне үтәделәр, фикерләре белән уртаклаштылар, челтәрдә куркынычсызлык кагыйдәләре төзеделәр. Бишенче сыйныф укучылары кызыклы, төрле, гамәли мәгълүмат алдылар. Дәрес узды, барлык киңәшләр дә аларга тормышта кирәк булыр дип өметләнәбез.