Якут педагоглары Матюшинода кунакта

2022 елның 28 марты, дүшәмбе


24 нче март көнне Матюшино урта мәктәбендә «Укучыларның профориентациясе - укытуның уңышлы булуын тәэмин итүче мотивация механизмы " дигән темага Бөтенроссия семинары үткәрелде. Матюшино мәктәбе Саха Республикасы Амгин мәктәбе педагоглары өчен стажировка мәйданчыгы булды. Кунаклар өчен киң һәм кызыклы программа әзерләнгән иде. Мәктәп директоры Римма Шәрәфиева мәгариф учреждениесе эшчәнлеге, педагоглар һәм укучыларның уңышлары турында презентация тәкъдим итте. Укытучылар һәм укучылар авыл аз комплектлы мәктәбе шартларында сизелерлек нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеген эштә дә күрсәттеләр.

Стажировка мәйданчыгы программасы кысаларында уку үзәге җитәкчесе Илдус Шәрәфиев кунакларга мәктәп тегү цехы эшен тәкъдим итте. Производствога өйрәтү мастеры  Ольга Аблаева спорт костюмын тегү буенча гамәли дәрес үткәрде. Шулай ук якут коллегалары уку тренажерын кулланып авыл хуҗалыгы техникасы нигезләре буенча дәрес фрагментын карадылар. Дәресне Илдус Шәрәфиев үткәрде. Югары категорияле ОБЖ укытучысы Илгизәр Гаделшин Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләрне әзерләү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул педагогларның команда эше серләрен ачты һәм зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү буенча практикада берничә алым күрсәтте. 

Делегация җитәкчесе, Якутиянең Әмга мәктәбе директоры Николай Ларионов мәктәпнең педагогик коллективына җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Матюшино мәктәбендә булып, без белем бирү сыйфаты мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең һәм педагогларының профессиональлегенә, педколлективның эчке ресурслары кулланылышына, остазлык эшчәнлеге, өстәмә белем бирү һәм укучылар белән тәрбия эше оештырылуга бәйле булуына инандык», - дип нәтиҗә ясады ул.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International