2022 елның 26 мартында Кама Тамагында «Татарстанның бадминтон өметләре»дигән зона ярышларының 2 туры узды. Югары Ослан спорт мәктәбе спортчылары Савичев Матвей, Киселевич Данил, Кадыйров Руслан, Мирасов Илдан җитәкчелегендә әлеге ярышларда катнаштылар.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Руслан Кадыйров 3 урынны яулады. Кадыйров Руслан һәм Мирасов Илдан финалга чыктылар.
Балаларны һәм аларның тренеры Петр Ильинны бик яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, аларга нык сәламәтлек һәм алга таба да уңышлар телибез!