29 мартта көннең беренче яртысында сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Халыклар дуслыгы ассамблеясенең күчмә утырышында катнашты һәм чыгыш ясады.
13.00 сәгатьтән Дәүләт Думасы депутаты партиянең Югары Ослан җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә җирле бүлекчә секретаре, район башлыгы Марат Зиатдинов белән гражданнарны кабул итте.
Кабул итү барышында төрле ихтыяҗлар өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирүгә кагылышлы сораулар бирелде. Ике депутат та кирәкле консультация үткәрделәр һәм әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен тиешле аңлатмалар бирделәр.
Югары Ослан җирле бүлегенең башкарма сәркатибе Фәридә Янтыкова