Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Бүген «Чемпион» спорт комплексы базасында мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы узды. Анда 12 мәктәп катнашты.

Укытучылар йөзү, тартылу, өстәл теннисы, дарц, Аркан тарту кебек төрләрдә көч сынаштылар.

Өстәл теннисы буенча ярышларда Карахуҗа урта мәктәбе командасы - 1 урын, Олы Мәми урта мәктәбе –2 урын, Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе-3 урын.

Дартс буенча ярышларда 1 урынны-Татар Борнашы урта мәктәбе, 2 урынны - Куралово урта мәктәбе, 3 урынны Октябрь урта мәктәбе яулады;

Йөзү буенча ярышларда 1 урын - Югары Ослан мәктәбе, 2 урын – Түбән Ослан мәктәбе, 3 урын-Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе;

Тартылу буенча ярышларда Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе – 1 урын, Карахуҗа урта мәктәбе-2 урын, Түбән Ослан мәктәбе - 3 урын.

Аркан тарту буенча йомгаклау ярышларында Печище мәктәбе - 1 урын, Югары Ослан мәктәбе – 2 урын, Карагуҗа урта мәктәбе 3 урын алды.

Барлык дисциплиналар буенча да абсолют җиңүче булып Карахуҗа урта мәктәбе танылды, 2 нче урынны Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе, 3 нче урынны Олы Мәми урта мәктәбе яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International