Сугыш хәрәкәтләре ветераннары белән очрашу

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Югары Осланның яшьләр (яшүсмерләр) клубында «Татарстан Республикасының сугыш хәрәкәтләре ветераннарының Координацион советы»региональ иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе эшен оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Чарада район башлыгы Марат Зиатдинов, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, авыл җирлекләре башлыклары, учреждение җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында җирле бүлекчә рәисе Сергей Плеханов җирле бүлекчәнең эше, оешма әгъзаларына кабул итү тәртибе турында сөйләде. Шулай ук җирле бүлекчәнең учреждениеләр һәм башка иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлеге, патриотик эштә катнашу мәсьәләләре каралды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International