Билингваль "Кояшкай" да толерантлык атмосферасы

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Бу атнада Югары Ослан муниципаль районында "Ак калфак" татар хатын-кызларының региональ иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы булып узды.

Утырыш программасы кысаларында республика һәм күрше районнардан килгән кунаклар беренче булып "Кояшкай"балалар бакчасында булдылар.

Балалар бакчасы билингваль яки ике телле белем һәм тәрбия бирү буенча Республика ресурс мәйданчыгы булып тора. Биредә балаларны туган телдә укыту өчен барлык шартлар да тудырылган. Әлеге балалар бакчасының барлык рус телле тәрбиячеләре дә татар теленең лексик минимумы буенча имтихан тапшырдылар һәм режимлы моментларда балалар белән ике телдә сөйләшәләр. 2021 елда игълан ителгән Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елында барлык район чаралары да бу балалар бакчасында оештырылды. Әлеге чаралар нәтиҗәләре буенча видеофильм күрсәтелде.

Балалар бакчасында тәрбияләнүче һәр милләт балалары дус, тату яшиләр, туган телләрендә шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International