"ЭКОяз-2022»

2022 елның 8 апреле, җомга

Икеайлык башлану белән «ЭКОяз-2022»экологик акциясе дә старт алды. Әлеге акциянең төп максаты булып, әлбәттә, безнең район һәм тулаем Татарстан халкын табигать саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү, шул исәптән санитар-экологик икеайлык кысаларында, балаларны һәм яшьләрдә «чиста район», «чиста Республика», «Чиста ил»кебек эшләргә һәм яшәргә омтылышны тәрбияләү тора.

Акция ике этапта узачак: беренче район инде башланды: 2022 елның 1 апреленнән 13 маена кадәр; - республика 2022 елның 14 маеннан 31 маена кадәр уздырылачак.

Акциядә түбәндәге номинацияләр буенча эшләр һәм проектлар катнаша:

- "Иң яхшы балалар бакчасы»
- "Иң яхшы мәктәп»
- "Иң яхшы гаилә»
- "Иң яхшы экодвор»
- "Иң яхшы предприятие»
- "Иң яхшы муниципаль берәмлек»

Катнашучыларның эшләре һәм проектлары бастырып чыгарылган һәм рәсмиләштерелгән рәвештә дә, электрон формада да кабул ителә (фото/видео материаллар, ММЧда публикацияләр, башка раслый торган документлар).

Акциянең район этабы Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан үткәрелә.

Район этабында җиңүчеләр акциянең республика этабына Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына юнәлтеләләр. Район һәм республика этапларында җиңүчеләрне грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International