Бүген Югары Ослан муниципаль район Советының актлар залында район башлыгы М.Зиатдинов оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.
«Идел буе урманчылыгы»ДКУ җитәкче - урманчысы Рөстәм Исмәгыйлев 2021 елда урманчылыкның эш нәтиҗәләре һәм 2022 елда урман фонды территориясендә янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек турында чыгыш ясады.
«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы начальнигы Рифат Сөнгатуллин да катнашты, ул предприятие һәм оешма җитәкчеләренә Югары Ослан районының алкоголь базарындагы вәзгыять, кече һәм урта бизнеска административ йөкләнешне киметү чаралары турында җиткерде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан " муниципальара бүлегенең җәмәгать тәртибе бүлеге начальнигы Евгений Ионов РФ Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципальара бүлегенең вакантлы вазыйфаларын комплектлау проблемасы турында сөйләде, ә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чаралары планы турында сөйләде.
Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.