Авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Авыл җирлекләре башлыклары белән хуҗалык эшчәнлегенең агымдагы мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә 11 апрельдә узды. Район башлыгы үзара салым акчаларын җыю йомгаклары һәм агымдагы елның 1 кварталында юлларны карап тоту буенча чыгымнар турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Сергеев Александр - «Волжанка» МУП директоры җирлек башлыкларын су белән тәэмин итү буенча эшләрнең анализы белән таныштырды. Югары Ослан муниципаль районының административ комиссиясе секретаре Прозорова Светлана авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту икеайлыгының барышы турында сөйләде. Муниципаль хезмәткәрләрнең, җирлек башлыклары һәм депутатлар тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү турында район Советының оештыру – хокукый һәм кадрлар эше бүлеге начальнигы урынбасары Лазарева Татьяна сөйләде. Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров Югары Ослан муниципаль районының 2022 елгы язгы ташуга әзерлеге һәм 23 апрельдә Бөтенроссия өмәсе кысаларында чаралар үткәрү турында сөйләде.

Шулай ук район сайтына яңалыклар бирү, яңалыклар тасмасын татар теленә тәрҗемә итү һәм башка күп кенә мәсьәләләр каралды. Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International