Бүген «балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турында» 1999 елның 24 июнендәге 120 – ФЗ номерлы Федераль законны үтәү йөзеннән, Югары Ослан муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе тарафыннан районның 4 торак пункты буенча ведомствоара рейд үткәрелде. Әлеге рейд барышында социаль куркыныч хәлдә булган, ведомство учетында торучы, шулай ук авыр тормыш хәлендә булган 5 гаиләгә барганнар. Алкогольле эчемлекләр куллануга юл куймау, ата-аналар вазифаларын тиешенчә үтәмәү, аларны үтәмәгән өчен җаваплылык турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде.