Узган шимбәдә Казан шәһәрендә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды.
Районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре ярминкәләрдә үз продукцияләрен шәһәр халкына зур күләмдә сата алдылар, чөнки халыкта яңа табигый продукциягә ихтыяҗ зур.
Безнең авыл халкы барлыгы өч язгы ярминкәдә катнашты. 4 миллион сумнан артык продукция сатылган. Һәм иң күңеллесе-шәһәрлеләрнең, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләрнең рәхмәт сүзләре. Язгы ярминкәләрдә иң актив катнашучылар: Роберт Сибгатовның фермер хуҗалыгы, "Югары Ослан" кооперативы, Елена Носирова һәм Владимир Раковның шәхси ярдәмче хуҗалыклары, "Югары Ослан" Агрофирмасы һәм район умартачылары.