Югары Ослан муниципаль районының дәүләт һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре профсоюз активы узган җомгада Яшел Үзән шәһәрендә узган республика зона киңәшмәсендә катнашты. Идел аръягы зонасының сигез районыннан 130 кеше эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга, ирешкән уңышлары турында сөйләргә һәм киләчәккә эш планын билгеләргә килгән иде. Кунакларны Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде.
ТР Һөнәр берлекләренең республика комитеты рәисе Ольга Калашникова коллегалары алдында узган елгы эш хисабы белән чыгыш ясады һәм быел республикада гамәлгә ашырыла торган пилот проектлар, конкурслар турында сөйләде. Профсоюз эшчәнлегенең иң яхшы тәҗрибәләре белән Чүпрәле һәм Апас районнары вәкилләре уртаклашты.
Семинарда катнашучылар шулай ук профсоюз әгъзаларының һәм аларның гаиләләренең ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру, мәгълүмати сәясәт елын үткәрү, социаль партнерлык системасы, хезмәтне саклау турындагы закондагы үзгәрешләр, халык алдында чыгыш ясау нигезләре турында күп кенә кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар.
Семинар кыска вакытлы уку турында сертификатлар тапшыру белән тәмамланды.