Югары Ослан эчке эшләр бүлеге ветераннары өчен бәйрәм

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

15 нче апрель көнне Югары Ослан районының Яшьләр клубында Эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәрләр ветераннары көненә багышланган тантаналы чара узды.

Җыелучыларны район җитәкчелеге һәм шәхси состав исеменнән Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» МБ полиция начальнигы полиция полковнигы Олег Хохорин котлады. Ул ветераннарга полиция эшчәнлегендә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтүләре, остазлыкта катнашулары, полиция хезмәткәрләренең яшь буынына практик һәм тормыш тәҗрибәсен тапшырулары, яшьләр арасында хокук бозуларны кисәтү буенча эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде. Олег Евгеньевич ОВД ветераннары Н.Н.Ерофеевка, О.В. Уразаевага, М. А. Сарбаевка Рәхмәт хатлары тапшырды. Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» МБ ветераннар советы рәисе Лилия Хурматуллина Россия Эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәрләр ветераннары Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Яшьләр клубының «Юность» иҗат коллективы кызлары кунакларга бәйрәм кәефе бүләк итте. Алар башкаруында рус һәм татар телләрендә җырлар, шигырьләр яңгырады.

Чара чәй өстәле артында тәмамланды. Ветераннарга иркен шартларда аралашу, хезмәт итү елларын искә алу һәм бүгенге көн турында сөйләшү күңелле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International