2022 елда үзара салым программасында 17 авыл җирлеге, 35 торак пункт катнаша. 1 апрельдә үзара салым түләү срогы тәмамланды.
Район халкыннан барлыгы 2 млн. 673 мең сум кергән, бу планлаштырылган сумманың 92,9% ын тәшкил итә.
Икенче кварталда республика бюджетыннан 10,6 млн. сум күләмендә финанслашу көтелә. Моннан тыш, үзара салым түләмәгән гражданнардан бурычларны түләтү эше дәвам итәчәк.