«Патриот» яшьләрне спорт-патриотик һәм армиягә кадәр әзерләү республика үзәгендә уку җыеннары программасы курсантлар өчен бик бай һәм төрле. Бүген Югары Ослан егетләре тактик һәм ут әзерлегеннән башладылар. Аннары химик саклау кагыйдәләрен өйрәнүгә күчтеләр һәм физик әзерлек буенча сынаулар уздылар. Кич белән балаларны мәдәни программа көтә.