Авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Авыл җирлекләре башлыклары бүген район башлыгы М.Зиатдинов һәм Башкарма комитет җитәкчесе И. Шакиров катнашында узган чираттагы киңәшмәдә хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Югары Ослан муниципаль районында КФХ һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча зона семинар-киңәшмәсендә катнашу нәтиҗәләре һәм кирәкле чаралар комплексы турында мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гобәйдуллин Рәшит чыгыш ясады. Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы урынбасары Федотова Юлия үзара салым һәм грантлар буенча конкурс процедураларын үткәрү өчен документлар пакетын әзерләү турында сөйләде. Вакытлы матбугатка язылу барышы турында Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин чыгыш ясады.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International