Бөтендөнья кардиолог көненә багышланган АКЦИЯ!

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Ел саен 6 июльдә Бөтендөнья кардиолог - табиб көне билгеләп үтелә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы статистикасы буенча Йөрәк-кан тамырлары авырулары бөтен дөньяда үлемнең төп сәбәбе булып тора. Ел саен алар 17 миллионнан артык кеше гомерен өзә. Россиядә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан 23 миллионнан артык кеше зыян күрә, гомуми үлем-китем очрагында бу авыруларның өлеше 57% тәшкил итә.

5 июльдә, сишәмбе көнне, без акция уздырабыз һәм барыбызны да анда катнашырга чакырабыз! Сырхауханә холлында йөрәк-кан тамырлары авыруларының үсеш рискының төп факторларына экспресс-диагностика оештырылачак-кандагы шикәр дәрәҗәсен, артериаль кан басымын тикшереп тору, шулай ук ЭКГны уза аласыз, 2 электрокардиография кабинеты эшләячәк.

Диагностик чаралар комплексы район үзәге сырхауханәсендә генә түгел, Макыл һәм Шеланга авылларында табиб амбулаторияләрендә дә оештырылачак.

Үз сәламәтлегегез өчен вакыт бирегез! Һәркемне көтеп калабыз!

✅ Очрашу вакыты 5.07.2022 8.00 дән 12.00 гә кадәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International