Хөрмәтле мөселман кардәшләрем!
Сезне чын күңелдән изге Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Мөселман дөньясының иң хөрмәтле һәм изге бәйрәмнәреннән берсе буларак, Корбан гаете Ислам диненең югары әхлакый нигезләрен – шәфкать, игелек һәм кешеләргә булган мәхәббәтне гәүдәләндерә.
“Җирдә вә күкләрдә булган акыл ияләренә Аллаһының фазылы вә рәхмәте булсын!”, - дигән Коръән сүзләре һәр мөселман өчен изге гамәлләрнең әһәмиятлелегенә ачык чагылыш булып хезмәт итә.
Бу изге көндә сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, игелек, тынычлык һәм иминлек телим. Корбан бәйрәме йортыгызга бәхет, шатлык һәм яктылык алып керсен, ә йөрәгегез мәхәббәт һәм мәрхәмәт белән тулсын!
Хөрмәт белән,Югары Ослан муниципаль район башлыгы М.Г.Зиатдинов