Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Ана капиталы акчаларын торак-төзелеш яки торак-җыю кооперативлары аша фатир сатып алуга җибәрү өчен кирәкле документлар исемлеген кыскарткан, бу хакта тиешле карар кабул ителгән *.
Хәзер ана капиталын кооператив фатир сатып алырга теләгән гражданнарга пенсия фондына йорт төзелә яки төзеләчәк җир кишәрлегенә кооператив хокукы турында белешмә бирергә кирәкми. Үзгәрешләр торак төзелеше буенча төбәк коммерцияле булмаган оешма кооператив әгъзасы тарафыннан взнос түләү гаранты булып чыгыш ясау очракларына кагыла. Татарстан Республикасында – Дәүләт торак фонды.
Элеккеге кагыйдәләр буенча, ана капиталын мондый торак сатып алуга салу кыен булды, чөнки төбәк программалары кысаларында җир кишәрлекләре социаль төзелеш өчен төбәктән төзүче булып эшләүче коммерцияле булмаган торак оешмаларына бушлай файдалануга тапшырылды.
"Кооперативлар гражданнарның акчаларын туплаган һәм җиргә хокукы булмаганлыктан, РПФ ана капиталы акчалары да күрсәтелгән кооперативларның, хәтта социаль ипотека программасы буенча да бирелгән счетларына күчерелергә хокуклы түгел. Хәзер хөкүмәт тарафыннан бу кыенлыклар җайга салынган, бу ана капиталын алучыларның хокукларын якларга һәм алар өчен кооперативлар аша торак сатып алуны гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк", - дип аңлатты ТР буенча РПФ бүлеге идарәчесе.
* РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 22 июнендәге 1117 номерлы карары*.