Югары Ослан суд приставлары өй туе үткәрделәр

2022 елның 15 июле, җомга

Бүген Югары Ослан суд приставларының яңа бинасын ачу тантанасы булды. Ачылыш Татарстан Республикасы буенча Россия Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, район прокуроры Василий Егоров һәм район суды рәисе Ольга Тюфтина катнашында узды.
Өлкән суд приставы Святослав Баскаков кунаклар өчен экскурсия үткәрде, суд приставларының район бүлеге барлыкка килү тарихы һәм агымдагы елда аның эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды.
Район приставлары Медицина шәһәрчеге урамындагы 1 нче йортның беренче катын били. Бу бинада элек район гигиена һәм эпидемиология үзәге булган. Озак вакытлар биналар буш торды, аларны суд приставлары хезмәтенә тапшырдылар.
Ярты ел эчендә биредә капиталь ремонт ясалган, барлык коммуникацияләрне алыштырганнар. Хәзер бүлек бинасы барлык заманча таләпләргә җавап биреп кенә калмыйча, гражданнар, шул исәптән халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен дә уңайлы. Яңа урында нәтиҗәле эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган: иркен, якты кабинетлар, аерым архив, сервер бүлмәсе.
Элемтә өчен мәгълүматлар: Югары Ослан авылы, Медицина шәһәрчеге ур., 1 йорт, телефоннар: 8 (986) 720 33 72, (84379)2-23-29.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International