Бүген, 19 нчы июльдә, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. 3 кеше түбәндәге мәсьәләләр буенча кабул ителде: район үзәген төзекләндерү, бакчачылык коммерцияле булмаган ширкәтләренә керү юлларын төзү һәм металл конструкцияләре буенча коммерция тәкъдиме.
Әлеге мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм каралды. Әлеге мәсьәләләр буенча аңлатмалар әңгәмә вакытында бирелде.
Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе көнне 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, алдан язылу өчен 2-18-39, 2-13-38 телефоннары буенча гражданнарны кабул итә.
Моннан тыш, гражданнарны шәхси кабул итү сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары тарафыннан башкарыла.
Шулай ук график нигезендә (район сайтында урнаштырылган http://verhniy-uslon.tatarstan.ru