Бүген Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алмаз Ибраһимов тантаналы шартларда Югары Ослан районы суды коллективына-Ольга Тюфтинаны тәкъдим иттеләр.
Чарада Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, җәмәгать судьясы Рәсим Гарифуллин, Югары Ослан районы прокуроры Василий Егоров, Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» МБ начальнигы Алексей Бортников, Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рунар Шәмсетдинов катнашты.
Чакырылган кунаклар Ольга Тюфтинаны билгеләнүе белән котладылар һәм куелган барлык бурычларны уңышлы хәл итүне теләделәр.