Эшлекле дүшәмбе

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль район Советының актлар залында Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М.Г. Зиатдиновның оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән киңәшмәсе булып узды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципальара бүлеге башлыгы Евгений Ионов 2 атна эчендә оператив сводканы җиткерде.

Югары Ослан районы халкын иммунопрофилактикалау эшен оештыру һәм халыкны диспансерлаштыруның барышы турында сораулар белән «Югары Ослан үзәк район хастаханәсе»ДАССОның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Хөсәенова Дана чыгыш ясады.

Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау буенча җаваплы зат Гыйлаҗиев Илназ Югары Ослан муниципаль районында 2022 елның 1 яртыеллыгында производство травмаларының торышы турында сөйләде.

 Югары Ослан муниципаль районының Финанс – бюджет палатасы рәисе Елена Колесова салым түләүчеләргә салымнар буенча бурычлар турында сөйләде.

Янтыкова Фәридә - «Бердәм Россия»партиясенең Югары Ослан җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Югары Ослан җирле бүлегенең агымдагы бурычлары турында хәбәр итте.

Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International