Россия Федерациясе Президентының котлау хатын тапшыру

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

3 август көнне Ватан авылында яшәүче Халикова Фәүзия Шиһап кызына 95 яшь тулды. Юбилярны котларга Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов, Вахит авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кәримов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ирина Алеева, ветераннар оешмасы рәисе Римма Троицкая килделәр.

Фәүзия Шиһап кызына бик күп җылы һәм изге теләкләр әйтелде. Без барыбыз бергә аның 100 еллык чиген узырбыз дип өметләнәбез.

Безнең районга ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов килде
Бүген безнең районга ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов килде. Ул Ренат Шәрәфетдинов крестьян-фермер хуҗалыгының кошчылык фермасы һәм "Волжские просторы"кооперативы теплицасы эше белән танышты. Шулай ук бройлерларны симертү буенча кошлар өчен төзелеш мәйданчыгын карады. Район башлыгы белән очрашуда авылда кече формаларны үстерү һәм халыкның эшлекле активлыгын арттыру планнары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International