Бүген, 8 нче августта, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары һәм Совет аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында чүп-чар җыю, салым бурычлары, туристик инфраструктураны үстерү, «безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру буенча төзелеш эшләре башкару, кече торак пунктларда күчмә сәүдә эше һәм Түбән Новгород шәһәрендә «Сабантуй» милли бәйрәмен үткәрү мәсьәләләре каралды.
Исегезгә төшерәбез, 2012 елның 13 августында 11:00 сәгатьтә Югары Ослан муниципаль районы Түбән Новгород шәһәрендәге «Швейцария» паркында «Сабантуй» милли бәйрәмен оештыруда катнаша.