Муниципаль хезмәткәрләрнең квалификация имтиханы

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советы Аппаратында муниципаль хезмәткәрләрнең квалификация имтиханын үткәрү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Өч кеше имтихан тотты, шуларның 1се беренче тапкыр муниципаль хезмәткә керде. Имтихан комиссиясе әгъзалары муниципаль хезмәткәрләргә сораулар бирделәр, аларга муниципаль хезмәткәрләр ныклы һәм ышанычлы җаваплар бирделәр.

Квалификация имтиханы нәтиҗәләре буенча комиссия муниципаль хезмәткәрләргә класслы чиннар бирү турында Карар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International