Авыл җирлекләре башлыклары белән чираттан тыш киңәшмә 8 августта район башлыгы Марат Зиатдинов катнашында узды.
11 сентябрьгә билгеләнгән авыл җирлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауга өстәмә әзерлек, 20 августта Печище авылында белорус халык шагыйре Я.Купаланың тууына 140 ел тулу уңаеннан мемориаль такта ачу, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсенә әзерлек, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә депутатларның катнашуы һәм башка күп кенә мәсьәләләр каралды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга йөкләмәләр бирелде.