Агымдагы елның август аенда Югары Ослан муниципаль районының Контроль-хисап палатасы рәисе Лилия Хурматуллина, тышкы муниципаль финанс тикшерүе органы буларак, КСП вәкаләтләрен тормышка ашыру кысаларында Борнаш авыл җирлеге Башкарма комитетының бюджет акчаларын нәтиҗәле һәм максатчан файдалану мәсьәләләре буенча планлы тикшерү үткәрде.
Контроль чара барышында гамәлгә кую һәм бухгалтерия документлары, салым хисаплылыгы өйрәнелде, муниципаль милекне сайлап алу инвентаризациясе үткәрелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча акт төзелде һәм күрсәтелгән срокларда ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.