Физкультурачылар көне алдыннан "Чемпион" спорт комплексында бәйрәм чарасы узды. Спортчыларны һәм тренерларны котларга Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов килде.
"Физкультурачылар көне-сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларның, югары казанышлар спортына һәм актив ял итүгә катнашы булган барлык кешеләрнең бәйрәме", - диде, кунакларны котлап, Марат Галимҗан улы. Ул җыелганнарга сәламәтлек һәм югары спорт нәтиҗәләре теләде. Аннары район башлыгы лаеклы бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Чара ахырында чакырылган кунаклар өчен спорт-күңел ачу программасы әзерләнгән иде.