Яшь экскурсоводлар түгәрәге

2022 елның 12 августы, җомга

Җәйге каникуллар вакытында туган якны өйрәнү музее тарафыннан иң актив мәктәп укучылары - Туган як тарихын яратучылар өчен яшь экскурсоводлар түгәрәге оештырылды.

Атналык дәресләр барышында балалар районның танылган кешеләре, төбәгебезнең истәлекле урыннары һәм аның тарихы белән таныштылар.

Шулай ук дәресләрдә яшь экскурсоводлар үзләренең мини экскурсияләрен әзерләделәр, Ораторлык сәнгате техникасын, экскурсовод осталыгын һәм каләм белән хатлар язу сәнгатен өйрәнделәр. Ә кайбер балаларга үзләрен музей кунаклары өчен заллар буенча гид ролендә сынап карау бәхете елмайды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International