Район территориясендә «автомобиль юлларын һәм ясалма корылмаларны капиталь ремонтлау " программасы буенча эшләр тәмамланып килә. Барлык объектларда да подрядчы оешма тарафыннан асфальт-бетон катламын җәю эшләре башкарылган инде.
Хәзерге вакытта «Югары Ослан – Печище автоюлын капиталь ремонтлау» һәм «Казан – Ульяновск – Татар Борнашы «автомобиль юлын капиталь ремонтлау» объектларында юл читләрендә ныгыту эшләре бара.
Шулай ук юл билгеләрен урнаштыру һәм горизонталь юл тамгаларын төшерү буенча эшләр башкарырга кирәк.