Бүген "Дзержинец" балалар сәламәтләндерү лагере базасында ял итүче балалар һәм Югары Ослан полиция бүлеге хезмәткәрләре командалары арасында мини-футбол буенча матч узды. Матч кызыклы узды, уенчылар һәм тамашачылар өчен дә көтелмәгән борылышлар күп булды.
Барлык уенчыларга РФ Эчке эшләр министрлыгының "Югары Ослан"муниципальара бүлеге начальнигы исеменнән Мактау грамоталары тапшырылды.