Ел саен Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы «муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр»конкурсын үткәрә. Быел конкурста Югары Ослан муниципаль районыннан район финанс– бюджет палатасының исәп һәм хисап бүлеге начальнигы урынбасары Ибрячева Эльмира катнашты һәм «икътисад, финанслар һәм муниципаль милек»номинациясендә җиңүче булды. Бүләкләү тантанасы 24 августта Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узачак.
Муниципаль идарә өлкәсендә республика конкурслары 2006 елдан башлап Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы инициативасы һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән үткәрелә. Аларның төп максаты-республиканың җирле үзидарә органнары эшенең сыйфатын күтәрү.