Бүген, 15 нче августта, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары һәм Совет аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан терлек азыгы әзерләү һәм урып-җыю эшләре, «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру буенча төзелеш эшләренең үтәлеше мәсьәләләре каралды һәм Югары Ослан муниципаль районының Түбән Новгород шәһәрендә узган «Сабантуй» милли бәйрәмендә катнашуына йомгак ясалды.