"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе дәвам итә

2022 елның 17 августы, чәршәмбе


Бүген Печище төп гомуми белем бирү мәктәбенең булачак 7 беренче сыйныф укучысы "Таттелеком" ГАҖДАН канцелярия кирәк-яраклары төшерелгән портфельләрен алды. Укучыларны Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлфия Абдуллина һәм "Таттелеком" ГАҖ Югары Ослан цехы җитәкчесе Галина Дунаева котлады. Кунаклар балаларга укуда, спортта һәм иҗатта уңышлар теләделәр. Бүләк ителгән көндәлекләрдә һәрчак яхшы билгеләр генә булыр дип өметләнәбез.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International