Бүген, 18 августта, Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре автомобиль юлларын чүп-чардан чистарту буенча эш алып баралар.
Юл кырларындагы чүп-чар, санкцияләнмәгән чүплекләр авыл җирлегенең иң мөһим проблемаларыннан берсе булып кала. Бик күп пакетлар, шешәләр, төрле пакетлар йөртүчеләр һәм пассажирлар хәрәкәт вакытында машина тәрәзәләреннән ташлыйлар. Үзенең җәзасыз булуына ышанган гражданнар чүп-чарның әйләнә-тирә мохиткә җитди куркыныч тудыруы турында уйламыйлар.
Шуның белән бәйле рәвештә, тагын бер тапкыр машина йөртүчеләрне һәм аларның пассажирларын аңлы булырга һәм моның өчен махсус билгеләнгән урыннарга чүп-чарны ташларга, шулай ук балаларыбызда әйләнә-тирә дөньяга сак караш тәрбияләргә өндибез.