Иртәнге киңәшмә

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Бүген, 22 августта, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары һәм Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә барышында районның мәгариф учреждениеләрендә Белем көнен үткәрү, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшыру, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан терлек азыгы әзерләү һәм урып-җыю эшләре, район территориясендә автобус эше мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International