2022 елның 22 августында Югары Осланның «Солнышко» балалар бакчасында Югары Ослан муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында «мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә циффрлы технологияләрне куллану»дигән темага мәктәпкәчә белем бирү секциясе узды. Секция эшендә район мәгариф бүлеге начальнигы Вилен Вакыйфович Касыймов, балалар бакчалары мөдирләре, шулай ук методистлар һәм педагоглар катнашты. Секция утырышы нәтиҗәле узды, катнашучылар укыту-тәрбия процессында циффрлы технологияләрне куллану буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, узган уку елында педагогик коллективларның казанышларына йомгак ясадылар.