Яңа фельдшер-акушерлык пунктлары

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Безнең районда ел саен яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачыла.

📍2022 елның беренче кварталында Введенская Слобода авылында заманча ФАП төзелде. 15 август көнне Введенка Бистәсе ФАПына медицина эшчәнлеген лицензияләү бүлеге башлыгы Александр Владимирович Кочнев килде. ФАП уңышлы лицензияләнгән һәм тулы күләмдә эшли.

💫Быел икенче модульле ФАП тиздән Октябрьский поселогында тантаналы рәвештә ачылачак. Бүген аның стеналарында Татарстан Республикасы Президенты кадрлар резервы вәкилләре катнашында төзелеш мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International