22 август-Россия флагы көне

2022 елның 23 августы, сишәмбе

22 август-Россия флагы көне. Бу безнең ил символы. Герб һәм гимн белән беррәттән төп рәсми символларның берсе. Россия флагын сакларга кирәк. Бу көнне, иң беренче чиратта, балаларга илебезнең символларын хөрмәт итүнең мөһимлеген җиткерү мөһим. Нәкъ менә флаг, башка символлар кебек үк, бер зур ил эчендә безнең бердәмлекне аңлау, үзенчәлегебезне һәм көчебезне күрсәтә.

Ак төс-тынычлык һәм чисталык символы, зәңгәр-идеалга ышаныч һәм тугрылык, ә кызыл-Ватан хакына сузылган энергия, көч, кан.

Флаг көнендә Югары Осланның мәдәният һәм ял паркында балалар өчен триколор темасына конкурслар белән кызыклы уен программасы булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International