Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

25 августта Югары Ослан муниципаль районында комиссия рәисе, район башлыгы Марат Зиатдинов рәислегендә террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Эш тәртибендә чыгыш ясадылар:

Васильев Андрей-Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципальара бүлеге полиция башлыгы урынбасары, Югары Ослан муниципаль районы территориясендә «Татарстан Республикасы көне», «Белем көне» һәм Бердәм тавыш бирү көнен уздыру чорында (11 сентябрь) террорчылык һәм экстремистик күренешләрне профилактикалау мәсьәләсе белән.

Югары Ослан муниципаль районында мәгариф оешмаларының террорчылыкка каршы якланганлыгы турындагы мәсьәлә белән «Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге»МКУ начальнигы Касимов Вилен чыгыш ясады.

Сайлау участогында террорлык акты ясау куркынычы янаган муниципаль берәмлектә оператив төркемнең, җирле үзидарә органының һәм сайлау комиссиясенең уртак гамәлләре турында инструкцияне Зеленодол шәһәрендә Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең бүлек хезмәткәре Мартынов Дмитрий җиткерде.
Утырыш ахырында Югары Ослан районының «Үзәк клуб системасы» МКУ объектларының террорчылыкка каршы сакланышын тикшерү нәтиҗәләре турында район мәдәният йорты директоры Л. т. Галимуллина хәбәр итте.

Барлык җаваплы затларга да йөкләмәләр бирелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International