25нче август көнне МБГББУ "Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбе «ндә»Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында портфельләр тапшыру тантанасы булды.
Беренче сыйныф укучыларына матур, якты мәктәп портфельләре тапшырылды. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлфия Абдуллина да катнашты. Быел мәктәпкә 8 беренче сыйныф укучысы килде. Алар өчен тантаналы рәвештә портфельләр тапшыру белән бәйрәм программасы әзерләнгән иде.
Соңыннан булачак беренче сыйныф укучылары башкаруында җырлар, шулай ук өлкән сыйныф укучыларыннан музыкаль бүләк яңгырады. Чара ахырында гомуми фото ясалды.