"Ачык шәхси-команда шахмат турниры

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Узган ялларда Яшьләр клубы Татарстан Республикасы көненә багышланган ачык шәхси-команда шахмат турниры үткәрде.

Югары осланлыларның кунаклары арасында Буа, Тәтеш һәм Ульяновск өлкәсеннән иң көчле шахматчылар бар иде.

Беренче турлардан ук киеренке көрәш башланды. Нәтиҗәдә, 1 урын һәм кубок югары осланлыларга бирелде, Ульяновск өлкәсеннән килгән кунаклар 2 урын алды, 3 урын тәтешлеләргә бирелде.

Барлык катнашучыларны да котлыйбыз, киләчәктә дә җиңүләр һәм үсеш телибез.

#мбумпквмрт #деньреспубликита

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International