30 августта билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы көне алдыннан район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Минем Ватаным – Татарстан»дигән викторина үткәрделәр.
Викторинада катнашучылар геральдикага, Татарстан тарихына, республика территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятенә һәм традицияләренә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Викторина сорауларына дөрес җавап биргән һәр катнашучы лаеклы приз алды.
Чарада катнашучыларның барысы да Татарстан Республикасының патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт символы булган Триколор тасмасын алды.
Шулай ук авыл халкы өчен яхшы традициягә әверелгән бук кроссинг та үткәрелде. Биредә теләге булган һәркем, шарт белән, күңеленә хуш килгән китап алып, аны укып, дустына тапшыра алды.