Бүген Югары Ослан муниципаль район Советының актлар залында Район Башлыгы Зиатдинов Марат оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән чираттагы киңәшмә үткәрде.
Югары Ослан муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гобәйдуллин Рәшит урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләде. Зиатдинов Марат - «Югары Ослан районы ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы районда африка дуңгыз чумасы чыганагын бетерү буенча вәзгыять турында хәбәр итте. Район Советы Аппараты җитәкчесе Никитина Людмила телефон белешмәлегенең актуальләшүе турында сөйләде.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе нәтиҗәләре һәм район территориясендә республика чараларын уздыру нәтиҗәләре турында Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль – мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Абдуллина Гөлфия чыгыш ясады. Архив формалаштыру чыганагы булган оешмалар тарафыннан документларны тәртипкә китерү турында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының архив эше секторы мөдире Сөләйманова Зөһрә сөйләде.
Разилә Яковлева-Югары Ослан районының вәкиллекле органнары депутатлары берләшмәсе җитәкчесе «ТР Хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» проекты турында сөйләде. Янтыкова Фәридә - «Бердәм Россия» партиясенең Югары Ослан җирле бүлекчәсе башкарма секретаре чишмәләрне төзекләндерү буенча «Бердәм Россия» партиясенең беренчел бүлекчәләре конкурсына йомгак ясады.
Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.