Лаеклы хезмәткәрләрне бүләкләделәр

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә район башлыгы Марат Зиатдинов күпьеллык намуслы хезмәте һәм Югары Ослан муниципаль районы үсешенә зур өлеш керткәне өчен районның атказанган хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

Югары Ослан муниципаль районында педагогик хезмәт ветераны Храмова Татьяна Павловнаны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

Келәнче авыл клубы мөдире Калачева Людмила Федоровнага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде.

Котлыйбыз!!!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International