Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа автомобиль ачкычларын тапшырды.
Тантанада Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов һәм республика смотр-конкурсында җиңүчеләр Түбән Ослан һәм Соболевский авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурста җиңүчеләргә-муниципаль берәмлекләргә «Лада Гранта» маркалы җиңел автомобильләр, шәһәр округларының муниципаль оешмаларына - «Форд Транзит» маркалы автобуслар һәм ТР Муниципаль берәмлекләр Советы дипломнары тапшырыла.
«Республика көне алдыннан муниципаль берәмлекләр арасында конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү күркәм традиция бар, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Авыл җирлекләренә ярдәм итү эше дәвам итәчәк".